Буш банка-шешәләрне кайда тапшырып була?

Буш банка-шешәләрне… фандоматка тапшырачакбыз. Ноябрь ахырында Казанда пластик, алюминий һәм пыяла савытлар җыю өчен пәйда булачак тәүге автомат әнә шулай дип атала.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, автомат хәзер башкалабызда бер федераль сәүдә челтәренең тест режимында эшләп килүче инновацион кибетенә  урнаштырылачак.

Шул ук вакытта республикабызның көнчыгыш төбәгендә урнашкан районнарда Европа илләрендәгечә сыйфатлы, матур һәм уңайлы чүп савытлары – меңнән артыграк яңа контейнерлар пәйда булачак икән.


Фикер өстәү