Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән 97 яшьлек ветеран Михаил Павловны тиешле субсидияләр алу исемлекләренә яңадан керткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә хәбәр иттеләр.
«Ветеранны исемлекләргә яңадан керттеләр һәм барлык бурычларны түләделәр», — диделәр администрациядә.
Моннан тыш, фронтовик Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале алу исемлегенә кертелгән.