Казан үзәгендә җиңел автомобильгә тагылган чанада утырган Кыш бабайны туктаттылар. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклашты.
Видеода «Кольцо» сәүдә үзәге янында ЮХИДИ хезмәткәрләре зур чана тагылган автомобильне туктаткан, ә чанада Кыш Бабай киемендәге ир-ат утырган.