Казан үзәгендә җиңел автомобильгә тагылган чанада җилдергән Кыш бабайга штраф салганнар (ВИДЕО)

Казан үзәгендә җиңел автомобильгә тагылган чанада утырган Кыш бабайны туктаттылар. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклашты.

Видеода «Кольцо» сәүдә үзәге янында ЮХИДИ хезмәткәрләре зур чана тагылган автомобильне туктаткан, ә чанада Кыш Бабай киемендәге ир-ат утырган.

Хокук бозучыларга барлыгы 13 мең 500 сумлык штраф салынды.

 "Татар-Информ"

Фикер өстәү