Кыш бабай – Нияз Рахман: «Кар кызын чакыручылар кимеде»

Татарстанның иң популяр Кыш бабаеның елның иң тылсымлы бәйрәме – Яңа ел алдыннан кәефләре ничек? Узып баручы елы ничек узган? Кечкенә кызы әтисен ак сакаллы килеш күргәне бармы? Бүген без «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка Кыш бабай, танылган радио- һәм тележурналист, алып баручы Нияз Рахманны чакырдык.

– Ни хәл?  

– Хәлләр әйбәт, ел ахыры, Яңа ел чаралары башланган вакыт. Чаба, йөгерә, ашыга торган вакыт.

– 2021 ел ахырына якынлаша. Ниятләрегез, ел буена планлаштырылган эшләрегез тормышка аштымы?

– Бу ел безнең гаилә өчен бик шатлыклы булды. 9 июль көнне кызыбыз Сәминә туды. Ә бала туу – иң зур бәхетләрнең берсе, мөгаен.

– Танылган журналист, алып баручы булудан тыш, сезнең тагын бер мөһим ролегез бар. Ничек Кыш бабай  булырга уйладыгыз?

– Әлеге уй ничектер көтмәгәндә килде. Танышлар Яңа ел алдыннан Кыш бабай эзли иде. Әйдә, үзем киләм, дип тәкъдим иттем. Менә шуннан башланып китте дә инде. Әлеге эшкә моннан алты элек тотындым. Мин кечкенә вакытта мәктәптәге Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай булып әни киенә иде. Шуңа да аның чын түгеллеген иртә белдем. Хәтта башка балаларга да бу турыда сөйләп йөргәнем хәтердә.

– Кыш бабай булып йөргәндә кызыклы хәлләр булгалыймы?

– Кыш бабайны күрүгә, ниндидер үзенчәлекле бәйрәм рухы барлыкка килә. Ә башкаларга бәйрәм рухы бүлә итү – рәхәт нәрсә ул! Сине күреп, балалар гына түгел, олылар, гомумән, һәр кеше елмая. Кызык хәлләр була инде. Мәсәлән, бер тапкыр 28 яшьлек «кызым»ны котладым. Аңа моңа кадәр гомерендә бер тапкыр дә Кыш бабай килгәне булмаган.  Мине ире чакырды. И кочаклаштык, и елаштык!

– Ялгышмасам, сез сабыйларның хыялларын да чынга ашырасыз?

– Быел беренче тапкыр хәйрия акциясе оештырдык. Казанда яшәүче биш яшьлек Айзат чыршы турында хыяллана иде. Бу хакта миңа әнисе язды. Бу турыда хәбәр иткәч, чыршы сатучы бер кибет хезмәткәрләре бәйрәм агачын бушка бирде. Ә җырчы Динә Вәлиева аңа планшет буләк итте. Инстадуслар да булышты. Барлыгы биш мең сум акча җыелды. Ул акчага шулай ук бүләкләр алырга ниятлибез. Кар кызы – Альбина Асылгәрәева белән 25 декабрьдә, бүләкләр алып, янына барабыз.

– Халык арасында Кыш бабайга мөнәсәбәт үзгәрмәдеме?

— Аңа карата үзгәрмәде, аны бар да ярата, ә соңгы арада Кар кызын чакыручылар кими.

Блиц-сораштыру:

– Яңа ел кәефе бүләк итә торган фильмнар?

– «Ирония судьбы или с лёгким паром», «Один дома», «Любовь и голуби», «Джентельмены удачи», «Карнавальная ночь».

— Тамашачы һәм балалар сезне кайсы сыйфатыгыз өчен күбрәк ярата?

– Балаларны тыңлый, ишетә белү араларны якынайта. Башта Кыш бабайдан курыккан сабыйлар да, аралашып алгач, алдыма менеп утыра.

– Яңа ел алдыннан тылсымга ышанасызмы?

– Әлбәттә! Башкаларга да ышанырга кирәк. Могҗизалар була ул!

– Идеаль Кар кызы нинди булырга тиеш?

– Ул балаларны яратырга тиеш.

– Сезнең өчен бәхет  ул – …

– … гаилә, балабыз, әти-әни, туганнар, дуслар!


Фикер өстәү