Site icon Ватаным Татарстан

“Яңа татар җыры”на нинди өметләр баглыйлар?

Җырланмаган әле безнең җыр. Әнә шушы сүзләргә таянып, Ваһапов фонды яңа проектка алынды. Бу юлы татар эстрадасын яңа җырлар белән баетырга уйлыйлар. Яңа башлангычны Татарстан Президенты хуплаган. “Яңа татар җыры”н кемнәр язар да, аның бәһасе күпме булыр?

Авыз тутырып әйтерлек җыр кирәк!

Ваһапов фонды оештырып җибәргән әлеге бәйге тугыз ай дәвамында – 2020 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. 15 ноябрьгә исә гала-концерт вәгъдә итәләр. Бәйгенең гомуми фонды – 1 миллион 300 мең сум. Җиңүчегә оештыручылар 200 мең сум күләмдә премия бирәчәк. “Яңа татар җыры” ике номинациядә узачак: “Иң яхшы татар җыры” һәм “Иң яхшы балалар җыры”. Өченчесен дә өстәргә мөмкиннәр. Анысы шушы җырларны бизәүчеләр – аранжировка осталарыныкы булачак. Иң яхшы дип табылган әсәрләр сентябрьдә узасы икенче турга чакырылачак. Шунысы да кызык: бәйгенең яшь чикләве дә, географик чикләре дә юк. Төп таләп: яңа җырлар милли традицияләр белән элемтәне югалтмаска, нигезендә моң ятарга, сүзләре камил, мәгънәле булырга тиеш.

Продюсер, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов яңа башлангычның максатлары турында сөйләде.

– Бу – авторлар арасында үткәрелә торган конкурс. Безнең максатыбыз – татар эстрадасын яңа җырлар белән баету. Татар эстрадасының авырткан җире –  сыйфатлы, затлы җырлар булмау. Димәк, безнең җырланачак җырлар алда әле. Конкурсның максаты – заманчалык белән беррәттән татар эстрадасын камилләштерү, киләчәк буынга бай мирас калдыру, –  диде ул. Бәйге нәтиҗәсе буларак иҗатчылардан Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхинның үлемсез җырларына тиң булырлык эшләр өмет итәләр.

https://vatantat.ru/2019/12/bezg%d3%99-nindi-%d2%97yrchy-kir%d3%99k-vtda-m%d3%99d%d3%99niyat-turynda-fiker-alyshular-czikly-video/

Мондый өмет Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовта да бар. Ул да кичәдә милләткә яңа җыр кирәк булуын искәртте.

“Яңа татар җыры” бәйгесенең жюри рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев сүзләренчә, “татар җыры” дигәндә, татар кешесенең җанын, рухын күздә тотабыз.

Разил Вәлиев иҗатчыларның яңа җырлар язарга ни өчен атлыгып тормауларын да аңлатты. Аныңча, концерт-бәйгеләрдә җырның авторларын билгеләп үтүне кирәк дип тапмыйлар. Җырчылар аны башкара да, “ата-анасы” турында бер сүз дә әйтми кереп китә. Разил Вәлиевне менә шул  борчый икән.

Җыр башы – өч чишмәдә

Яңа проекттан нәрсә көтәргә? Яңа татар җыры нинди булырга тиеш? Кичәгә җыелган иҗатчылардан шул хакта сораштык.

Композитор Резеда Ахиярова сүзләренчә, республикада төрле форматтагы һәм юнәлештәге җыр конкурслары күп үткәрелә. Жюри әгъзасы булып утырганда, еш кына аның башына: “Нинди чорда утырам мин?” – дигән уй килә икән. Ник дигәндә, башкаручылар күп очракта борынгы җырларга, классик әсәрләргә мөрәҗәгать итә. Ә бүгенге заман иҗатчыларының әсәрләре бик аз ишетелә.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Винера Ганиева әйтүенчә, җыр туар өчен өч чишмә кирәк.

Продюсер, җырчы, композитор Гүзәлия яңа бәйгегә бик зур өметләр баглый. Үзе дә катнашырга уйлап тора. Заманчарак, яшьләрнең күңеленә дә хуш килерлек җырларга ихтыяҗ барлыгын да онытмасыннар иде, ди ул.

Язучы, сүз остасы, композитор Алмаз Хәмзин бәйге куйган максатларга ышанырга һәм нәтиҗәсенең матур буласына өметләнергә кирәк дип саный.

“Аксу” студиясе җитәкчесе, продюсер Рөстәм Сәрвәров мондый төр конкурсларны ябык, ягъни авторларны исемнәрен күрсәтми генә, тәхәллүс кулланып кына сайлап алу яклы булуын әйтте.

– Бер белмәгән кешегә түгел, жюри өстенлекне исеме инде таныш кешегә бирәчәк. Менә шулар булмаса, бәйгеләр гадел булачак, – дип саный ул. – Аннан, җырлар төрле бит: кайсы рок стилендә, шансон һәм башкасы. “Яңа татар җыры”нда бит бер генә номинация – “Иң яхшы татар җыры”. Кайсы стильдә язарга соң? Һәркемнең зәвыгы төрле.

Бу бәйгенең бик вакытлы, кирәкле булуын искәртте Рөстәм Сәрвәров. Әмма әлегә сораулар да күп. “Камиллеккә чикләр юк”, – диде ул.

Яңа татар җыры нинди булыр – әлегә төгәл күзаллау юк. Көзне көтәбез.

Чулпан Гарифуллина


Exit mobile version