Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Газинур Бакировны Тышкы элемтәләр буенча ярдәмче итеп билгеләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тышкы элемтәләр буенча яңа ярдәмчене билгеләү турындагы указга кул куйды. Ул — элек ТР Президенты Аппаратының тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары вазифасын башкарган Газинур Бакиров. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Газинур Бакировны Тышкы элемтәләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләү турында указ имзаланды», — диде ул.

Бу вазифаны башкарган Радик Гыйматдинов элегрәк Төркия Республикасында «Россия экспорт үзәге» вәкиле итеп билгеләнде.

  • Газинур Бакиров — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамлаган, «Кадрлар резервы»ның активисты. 2016 елда ул «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре»III республика конкурсында җиңүче дип табылды.

Exit mobile version