Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тышкы элемтәләр буенча яңа ярдәмчене билгеләү турындагы указга кул куйды. Ул — элек ТР Президенты Аппаратының тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары вазифасын башкарган Газинур Бакиров. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Газинур Бакировны Тышкы элемтәләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләү турында указ имзаланды», — диде ул.
Бу вазифаны башкарган Радик Гыйматдинов элегрәк Төркия Республикасында «Россия экспорт үзәге» вәкиле итеп билгеләнде.
- Газинур Бакиров — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамлаган, «Кадрлар резервы»ның активисты. 2016 елда ул «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре»III республика конкурсында җиңүче дип табылды.