Чын банк хезмәткәре сездән нәрсә сорарга тиеш түгел?

Банк хезмәткәре сездән беркайчан да карта номерын, яки пин-код, CVV-код һәм парольне сорамый.

Октябрьский шәһәрендә яшәүче 68 яшьлек ханым 440 мең сум акчасын үз куллары белән мошенниклар әйткән исәпкә күчергән.

Ханым әйтүенчә, аңа банкның хәвефсезлек хезмәтеннән шалтыратканнар һәм “билгесез кешеләр Сезнең картадан (исәптән) акча алырга маташа, моңа юл куймас өчен акчагызны банктан тулысынча алыгыз да хәзер мин әйткән исәпкә салыгыз”, дигән.

Акчасын югалтудан куркып калган ханым мошенник әйткәнчә эшләгән. Акча икенче исәпкә күчкәч, “хәвефсезлек хезмәтенең” телефоны җавап бирми башлаган. Шуннан соң каза күрүче полицейскийларга мөрәҗәгать иткән.

Белгечләр әйтүенчә, банк хезмәткәре беркайчан да сез генә белергә тиешле карта номерын, яки пин-код, CVV-код һәм парольне сорамый. Кемдер шуларны белергә теләп шалтырата икән, сөйләшеп тә тормагыз, шундук трубканы куегыз!


Фикер өстәү