Site icon Ватаным Татарстан

Фаҗигале рәвештә һәлак булган Айрат Хәйруллин дәүләт ордены белән бүләкләнде

Фаҗигале рәвештә һәлак булган Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены белән үлгәннән соң бүләкләнде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт бүләген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында депутатның әтисе Нәҗип Хәйруллинга тапшырды.

Утырышта катнашучылар бу вакытта аягүрә басты.


Exit mobile version