Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча Казанның «Ак Барс» командасы Континенталь хоккей лигасында алар катнашындагы уеннарны карарга йөрүчеләр саны буенча яңа рекорд куйды. Команданың һәр уенына 7 188 тамашачы килгән. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ак Барс» матчларын даими рәвештә барлыгы 222 мең 828 кеше караган, ә бу сезонда «Татнефть Арена»дагы матчларга 7 446 җанатар килгән.