Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горбунов исемендәге Казан авиация заводында һәм Казан ТЭЦ-2дә булдылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәет хәбәр итте.
Кичә Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов эш сәфәренә килде.
Юрий Борисовка предприятиенең җитештерү цехларын күрсәттеләр, ул шулай ук махсус әзерләнгән күргәзмәдә продукция үрнәкләре белән танышты.
Юрий Борисовка агымдагы эшләр барышы һәм Казан ТЭЦ-2дә узган модернизация турында сөйләделәр. Моннан тыш, Россиянең һәм төбәкнең эре станциясе — Зәй ГРЭСны модернизацияләү мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Аңлатмаларны «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев биреп барды.