Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов КФУда дистанцион укуның оештырылуын тикшерде

23 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында иң эре вузның дистанцион укуга күчүгә әзерлеген бәяләү өчен Казан федераль университетында булды.

Ул онлайн-лекцияләр барган аудиториягә кереп, EduTech цифрлы белем бирү технологияләре үзәгендә булды.

Рөстәм Миңнеханов студентларга һәм мәҗбүри отпускта яки карантинда булучыларга вакытны файдалы итеп үткәрергә, шул исәптән, үз-үзеңне формалаштыру өчен яңа мөмкинлекләр кулланырга тәкъдим итте.


Exit mobile version