23 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында иң эре вузның дистанцион укуга күчүгә әзерлеген бәяләү өчен Казан федераль университетында булды.
Ул онлайн-лекцияләр барган аудиториягә кереп, EduTech цифрлы белем бирү технологияләре үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнеханов студентларга һәм мәҗбүри отпускта яки карантинда булучыларга вакытны файдалы итеп үткәрергә, шул исәптән, үз-үзеңне формалаштыру өчен яңа мөмкинлекләр кулланырга тәкъдим итте.