Ялгыз пенсионерлар беренче кирәк-яракка һәм медикаментларга өйгә заказ бирә ала

Казанның һәм Яр Чаллының ялгыз пенсионерлары беренче кирәк-яракка һәм медикаментларга өйгә заказ бирә ала. Бу инициатива өлкәннәргә коронавирус йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итәчәк. Хәзер аларга мөмкин булганча өйдә калырга һәм кеше йөрмәскә киңәш итәләр.

Волонтерлар беренче чиратта кирәкле продуктларны һәм даруларны сатып ала, шулай ук Коммуналь түләүләрне өлкән кеше (инвалид) акчасы хисабына түли.

Заказ бирер өчен кайнар линиягә шалтыратырга кирәк:

  • Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар 8 (843) 519-34-06 телефоны буенча кабул ителә.
  • Вахитов һәм Идел буе районнарында 8 (843) 264-30-86 телефоны эшли.
  • Киров һәм Мәскәү районнарында шалтыратулар 8 (843) 557-76-10 номеры буенча кабул ителә.
  • Совет районында кайнар линия номеры: 8 (843) 272-17-97.

Яр Чаллы өчен кайнар линия:

  • Автозавод районы: 8 (8552) 70-31-82
  • Үзәк районы: 8 (8552) 70-31-78
  • Комсомол районы: 8 (8552) 71-31-58
  • Өстәмә телефон: 8 (8552) 71-20-87

65 яшьтән өлкәнрәк республика халкы шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 8 (843) 598-35-98 кайнар линиясе телефоны буенча мөрәҗәгать итtg һәм социаль ярдәм ихтыяҗларын яңгырата ала.

Республикада Бөтенроссия халык фронтының кайнар линиясе — 8-800-200-34-11 һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең бердәм колл-үзәге — 8 (843) 238-10-00 эшли.

Шулай ук Ростуризм тарафыннан «Турпомощь» ассоциациясе белән берлектә оештырылган Кайнар линия телефоннары эшли: 8 (499) 678-12- 03 — тәүлек буе; 7 915 117-04-51-дүшәмбедән җомгага (10: 00дән 19: 00гә кадәр).

Коронавирус сораулары буенча Татарстандагы кайнар линия: 8 800 222 59 00 (шалтыратулар иртәнге 7:30 дан кичке 20:00 кадәр кабул ителә)

Районнарда ялгыз өлкәннәргә хезмәт күрсәтүче оешмалар исемлеге һәм аларның телефон номерлары :РАЙОННАРДА ЯЛГЫЗ ӨЛКӘННӘРГӘ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ.pdf

 


Фикер өстәү