Россиядә коронавирусны дәвалау өчен дару ясадылар

Россиядә Covid-19 коронавирусын дәвалау өчен препарат ясаганнар. Даруны Федераль медицина-биология агентлыгы тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дару нигезенә маляриягә каршы кулланыла торган мефлохин препараты алынган. Дәвалау схемасын «Фармзащита» фәнни-җитештерү үзәге Кытай һәм Франция тәҗрибәсен исәпкә алып эшләгән.

Федераль медицина-биологик агентлык башлыгы Вероника Скворцова.сүзләренчә, «югары селектив препарат күзәнәкләрдә коронавирусның цитопатик эффектын блоклый һәм аның репликацияләнүенә комачаулый, ә мефлохинның иммуносупрессив гамәле вирус аркасында килеп чыккан ялкынсыну активлашуына комачаулый».

«Макролид антибиотиклар һәм синтетик пеницилиннар өстәү икенчел бактериаль-вирус синдромын формалаштыруга комачаулап кына калмыйча, кан плазмасында һәм үпкәләрдә вируска каршы чараларның концентрациясен арттырырга да мөмкинлек бирә», — дип аңлатты Скворцова.

Препарат төрле дәрәҗәдәге пациентларны нәтиҗәле дәвалауны тәэмин итәчәк, дип искәртте Скворцова.

Мефлохин шулай ук Сovid-19 профилактикасының куркынычсыз һәм нәтиҗәле схемасын эшләү өчен нигез булган.


Фикер өстәү