Татарстан Хөкүмәте үзизоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибен раслады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үзизоляцияләү чорында татарстанлыларга өйдән чыгып йөрү хокукы бирә торган махсус рөхсәт кәгазе  алу тәртибен раслаган карарга кул куйды.

Гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә. Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9).

Җавапка уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр килә.

Аннары  2590 номерына, өйдән чыгуның максатын күрсәтеп, SMS-хәбәр җибәрергә кирәк.

Судка бару, балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, туганын җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Гражданин уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.

Әгәр сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук азык-төлек сатып алырга кибеткә чыкканда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп түгәргә чыкканда, рөхсәт алу таләп ителми.

Фото: yandex.by


Фикер өстәү