Роспотребнадзор: Яңа коронавирус 96 процент очракта тамчы юлы белән күчә

96 процент очракта Cоvid-19 коронавирус инфекциясе тамчы юлы белән күчә. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Без бүген вирусның, нигездә, тамчы юлы белән күчүен беләбез — 96 процент очрак тамчы юлы белән бәйле, — дип сөйләде Попова. – Төрле тикшеренүчеләр фикеренчә, авыру бары тик 4 яки 6 процент очракта гына һава юлы белән күчә».

Аның сүзләренчә, ачык симптомнар белән авырган бер кеше өч кешегә авыру йоктыра ала. Вирус өслектә 72 сәгать сакланырга сәләтле.

4 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә коронавирус белән зарарлануның  4 731 очрагы теркәлгән, 333 кеше инде терелгән.


Фикер өстәү