Халык синоптигы: «Быел бик бай ел булачак»

Татарстанда көннәр иртәгәдән җылыта башлаячак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әнә шулай ди.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта көннәрнең салкын торуы, кар яву икенче атмосфера фронты килеп белән бәйле.

Бу ике көндә һава температурасы салкын торды. Ләкин 8 апрельдән көннәр җылынуга таба барачак, – ди ул.

Белгеч сүзләре буенча, иртәгә яңгыр явачак һәм 10 градус җылы булачак. Ә 9 апрельдә көннәр тагын да ныграк җылытачак. Ул вакытта да яңгыр явачак һәм 14 градус җылы булачак. Җомга көнне исә 17 градус җылылык көтеләчәк. Явым-төшем дә күренмәячәк.    

Гомумән алганда, апрель һәм май айлары җылы булачак, ди ул.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүровка да шалтыратып алдык.

Апрель менә шулай булачак. Бер җылытачак, бер суытачак. Бүген дә бик салкын бит. Бу атна ахырына җылатачак, берничә көннән тагын суытачак, чөнки март җылы булды. Чәчкән ашлыкларга гына зыяны булмасын инде. Күзәтүләремнән чыгып нәтиҗә ясасам, майның 20ләренә кадәр яңгырлар явачак. Май ахыры коры булачак. Җәй дә салкын һәм яңгырлы булачак, – ди ул.

Халык синоптигы буенча, бу көннәрдә яуган карларның җир өчен файдадан башка, бернинди дә зыяны юк.

Бакча эшләре дә башка еллардагы кебек булачак. Яз иртә килә дисәләр дә, ул барыбер үзенекен эшли. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Табигать  барыбер үзенчә эшли. Көннәр суытып, җылытып, яшелчәләрне барыбер шул бер вакытта утыртачакбыз. Һәр нәрсәнең үз вакыты, – ди ул.  

Рәис Шәкүров әйтүенчә, мондый язның кортларга да зыяны бар. Бер ай алдан чыгаргач, аларга яхшы түгел. Агачлар суык булуга карамастан чәчәк ата. Аның каравы мондый яз игеннәр өчен бик яхшы, ди ул.

Бер кечкенә вакытта апрельдә кар бетәр иде. Аның астыннан ук ямь-яшел булып үлән чыгар иде. Хәзер карлар күптән бетсә дә, үлән кояш нурлары төшкән урыннарда гына чыга. Аның каравы, игеннәр, бәрәңге өчен бик яхшы ел булачак быел. Мул уңыш алырбыз, бай ел булыр дип уйлыйм. Җыеп алырга да көне булачак, чөнки сентябрь аяз киләчәк, – диде халык синоптигы.    

Зөһрә Садыйкова

 

Фото: yandex.ru

 


Фикер өстәү