Руслан Кираметдинов: “Ильмирага дигән сорауларны миңа бирсәгез дә ярый”

Без Ильмира Нәгыймова белән сөйләшергә дип шалтыраткан идеек, трубканы ире Руслан Кираметдинов алды. Чөнки татар гаиләсендә ир – баш, хатын – муен, ди. Фикерләребез дә уртак, аңа дигән сорауларны миңа бирсәгез дә ярый дигәч, аның белән сөйләшеп алдык.

Беренче урында иҗатмы, гаиләме?

– Әлбәттә, гаилә. Сәхнә гомере бик кыска бит ул, үтә дә китә. Гаилә – бер булсын, гомерлек булсын.

Сез еш кына “туры эфир”лар оештырасыз. Андый чакларда халык күбрәк нәрсә белән кызыксына, нинди сораулар бирә?

  Без күбрәк җырлыйбыз, сораулар көтеп утырмыйбыз. Гомумән, җырчының эше – җырлау. Сәхнәгә чыгып җырлыйсы урынына сүз сөйләүчеләрне үзем дә бик яратып бетермим. Бездән җыр көтәләр, киңәш түгел. Киңәш бирү өчен башка һөнәр ияләре бар.

Гаиләдә кем баш?

– Бөтен татар гаиләсендәге кебек ир – баш, хатын – муен. Муен кая борыла, шунда баш та борыла.

Яңа җырлар яздырасызмы?

– Актив иҗат итәбез дип әйтеп булмый. Язабыз, уйланабыз әлегә.

Үзеңә күбрәк нинди җырлар ошый?

– Чит ил җырларын тыңлыйм. Татар эстрадасын бик тыңламыйм.

Татар эстрадасында син тыңларлык җырчы бармы соң?

– Салават абый. Мин аны җырчы номер бер дип саныйм.

Үзизоляция гаиләгә ничек тәэсир итә?

– Әйбәт тәэсир итә. Үпкәләшкәнебез дә, бәхәсләшкәнебез дә юк. Тормыш үзгәрсә дә, туктап калмады бит, дәвам итә. Ике кулыңа бер эшне таба белергә генә кирәк.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү