Site icon Ватаным Татарстан

Чит илләрдәге Россия туристларын ни өчен Татарстанга кайтаралар?

Бу көннәрдә: “Ни өчен чит илләрдәге Россия туристларын Татарстанга кайтаралар? Әйтик, Таиландтан кайтып төштеләр. Төркиядән кайтучыларны да кабул иттек. Бу безгә куркыныч тудырмыймы?” – дип борчылучылар байтак. Сорауны Татарстан Президенты аппараты матбугат үзәгенә юлладык.

Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров җавап бирүенчә, Казан аэропорты халыкара рейслар буенча эшли. Аның аша татарстанлылар гына очмый, аэропорттан якын-тирәдәге төбәкләрдә яшәүчеләр дә файдалана. Чит илдән дә, Казан аркылы кайталар. Кайберәүләр обсервациягә үз төбәгенә китә, кайберсе бездә кала. Болар чир булган очракта, таралмасын өчен эшләнә.

Ул җәһәттән, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, матбугат очрашуында болай аңлатты:

– Кешене республиканыкына яки бүтән төбәкнекенә бүлеп карарга кирәкми, барыбыз да – Россиядә яшәүчеләр. Читтән кайтучылар ике атнага карантинга ябыла, чыгып йөрмиләр. Авырган очракта медицина оешмасына озатабыз. Бездә дәвалау өчен шартлар, уңайлыклар бар. Табибларыбыз да моңа әзер.


Exit mobile version