Чит илләрдәге Россия туристларын ни өчен Татарстанга кайтаралар?

Бу көннәрдә: “Ни өчен чит илләрдәге Россия туристларын Татарстанга кайтаралар? Әйтик, Таиландтан кайтып төштеләр. Төркиядән кайтучыларны да кабул иттек. Бу безгә куркыныч тудырмыймы?” – дип борчылучылар байтак. Сорауны Татарстан Президенты аппараты матбугат үзәгенә юлладык.

Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров җавап бирүенчә, Казан аэропорты халыкара рейслар буенча эшли. Аның аша татарстанлылар гына очмый, аэропорттан якын-тирәдәге төбәкләрдә яшәүчеләр дә файдалана. Чит илдән дә, Казан аркылы кайталар. Кайберәүләр обсервациягә үз төбәгенә китә, кайберсе бездә кала. Болар чир булган очракта, таралмасын өчен эшләнә.

Ул җәһәттән, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, матбугат очрашуында болай аңлатты:

– Кешене республиканыкына яки бүтән төбәкнекенә бүлеп карарга кирәкми, барыбыз да – Россиядә яшәүчеләр. Читтән кайтучылар ике атнага карантинга ябыла, чыгып йөрмиләр. Авырган очракта медицина оешмасына озатабыз. Бездә дәвалау өчен шартлар, уңайлыклар бар. Табибларыбыз да моңа әзер.


Чит илләрдәге Россия туристларын ни өчен Татарстанга кайтаралар?” язмасына фикерләр

  1. Бик сәер хәл: туристлар кайта да кайта, ул карантин хәерчеләр өчен генә мени соң? Вирусны шул туристлар ташыды бит инде илгә. Шундый вакытта аларны чит илгә кем җибәрә икән? Монда урамга чыгарга да куркып утырабыз, штраф салабыз диләр ич. Ә байлар чит илдән әйләнеп кайтырга да куркып тормый. Аларга вирус та юк, суд та юк, чурт та юк. Штраф та юк, безгә булса төрмәсе дә әзер, Уфа читендә 1000 кешелек яңа зыярат та әзер. Кая бара бу дөнья?

Фикер өстәү