Путин чыгышыннан соң халыкка нинди ярдәм чаралары күрсәтеләчәк?

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 11 май көнне халыкка нинди ярдәм күрсәтеләчәге турында сөйләде. Төп ярдәм чаралары түбәндәгечә:

  1. Балигъ булмаган балаларның (3 яшьтән 16 яшькә кадәр) һәркайсына 10ар мең сум акча түләнеләчәк. Шулай итеп, Президент балалы гаиләләргә, ата-ананың кеременә һәм эшле булу-булмавына бәйсез рәвештә, һичшиксез, зур ярдәмне гамәлгә кертә: 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларның һәммәсенә 10ар мең сум акча бирелә. Моның өчен ата-анага яки опекунга электрон гариза гына тапшыру кирәк. Гомумән алганда, Россиядә яшәүче 27 миллион балага әнә шундый ярдәм күрсәтеләчәк. Бу түләү моңа кадәр гамәлгә кертелгән ярдәм чараларын юкка чыгармый, бәлки аларны тулыландыра гына. Аннан килеп, ана капиталы хокукына ия булучыларга гына түгел, гомумән, 3 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә һәр балага аена (апрельдән июньгә кадәр) 5әр мең сум түләнелә; аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 3тән 7 яшькә кадәрге балаларга яшәү минимумының яртысы күләмендә (1 июньнән – узган айлар өчен берьюлы, ягъни бер балага уртача 33 мең сум, ә аннан соң – ай саен) түләнелә. Әтисе яки әнисе генә, яки икесе дә эшен югалткан (апрельдән июньгә кадәрге чорда)  балигъ булмаган балаларның һәркайсына аена 3әр мең сум күләмендә акча бирелә. Моннан тыш бала өчен пособие күләме ике тапкыр арттырыла.

2. Зыян күргән предприятиеләргә хезмәт хакын түләүгә  2 процентлы кредитлар биреләчәк, кредитның бөтен суммасын дәүләт хисабына түләү мөмкинлеге белән.

Президент бизнес өчен яңа ярдәм чарасын гамәлгә кертә: 2021 елның апреленә кадәр түләү срогы белән, зыян күргән предприятиеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүгә 2 процентлы ташламалы кредит. Предприятие шушы вакыт эчендә хезмәткәрләре санын 90 процент дәрәҗәсендә саклап калса, кредитның бөтен суммасын һәм процент ставкасы суммасын дәүләт түли. Хезмәткәрләр саны 80 процент дәрәҗәсендә сакланса, сумманың ½ өлешен дәүләт түли. Моңа кадәр зыян күргән тармаклар предприятиеләре өчен хезмәт хакын түләүгә 0%лы кредитлар һәм хезмәткәргә бер МРОТ күләмендә турыдан-туры бушлай ярдәм кертелгән иде.

3. 2020 елның икенче кварталы өчен төп салым түләүләре һәм иминиятләштерү түләүләре түләтелмәячәк. Президент тарафыннан игълан ителгәнчә, зыян күргән тармаклар предприятиеләре һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен 2020 елның апрель, май һәм июнь айларына салым түләүләрен (НДСтан тыш) һәм иминиятләштерү түләүләрен түләтмәү кече һәм урта бизнес өчен, шулай ук социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен яңа ярдәм чарасына әйләнәчәк. Бу чара якынча 1,5 миллион предприятиегә кагыла.

4. Үзмәшгульләр 2019 елда түләгән салымнарын кире алачак. Үзмәшгуль статусын рәсми теркәтеп, керемнәре өчен салым түләгән Россия гражданнарына 2019 елда түләгән акчалары, Президент карары нигезендә, үзләренә кире кайтарылачак. Моннан тыш үзмәшгульләр бер МРОТ күләмендә салым капиталы (дөньялар көйләнеп киткәч салым рәвешендә дәүләткә түләү өчен) алачак.


Фикер өстәү