Site icon Ватаным Татарстан

Яшь кычытканнан күмәч пешерү ысулы

Картайганчы, кычытканның “кирәген биреп” калыйк, җәмәгать!   Аны аш, салатлар өчен генә түгел, камыр ризыгы өчен дә кулланырга мөмкин әле.

Кирәк булачак:

Эш барышы:

  1. 1. Кычытканны турап, блендерда ваклыйбыз. Су салабыз.
  2. 2. Кычытканга бәрәңге боламыгы, шикәр комы, атланмай һәм чүпрә кушып, барысын бергә болгатабыз.
  3. 3. Әз-әзләп он өстәп, камыр басабыз. Тоз сибәбез һәм камырны тагын бер кат басып алабыз.
  4. 4. Күмәчләр әвәләп, майлы табага тезәбез.
  5. 5. 50 градуска кадәр җылытылган газ миченә 25 минутка куябыз.
  6. 6. Күмәчләр өстенә көнҗет сибеп, газ мичендә (бу юлы инде 180 градуска куеп) 25-30 минут пешерәбез.
  7. 7. Бераз суынгач, табынга куябыз.

 


Exit mobile version