Яшел Үзәндә 80 яшьлек әбинең гомере буе җыйган акчасын талаганнар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек бер әбидән гариза кергән. Пенсионерның үзе сөйләвенчә, бакчасында булганда, аңа бер ир-ат шалтыраткан икән. Ул үзен, банкның иминлек хезмәтеннән, дип таныштырып, имештер, әбекәйнең банк картасыннан акчасын салдырып алуларын хәбәр иткән.
Ир кешенең телефоннан итагатьле генә итеп, әбигә исеме-атасының исеме белән эндәшүе һәм банк картасындагы суммасын төп-төгәл әйтеп бирүе өлкән кешедә бернинди дә шиккә урын калдырмаган. Пенсионерга ул, янәсе, мошенникларның эзенә төшү өчен, банк бүлегенә килергә кушкан. Әби банк бүлегенә килгәч, гомере буе җыйган акчасын счетыннан алган да “банкир” үтенече буенча мошенник картасына күчереп куйган.
Шулай итеп, өлкән яшьтәге пенсионер 675 мең сумнан артыграк акчасыннан мәхрүм калган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Полиция аеруча өлкәннәрне уяу булырга: чит кешеләрнең үтенече буенча акчага бәйле бернинди дә гамәлләр кылмаска чакыра.


Фикер өстәү