Балаларга яшь ярымга кадәр бирелә торган пособие күләме ике тапкыр артты

Ил башлыгы вәгъдәләре законлаштырылган. Владимир Путин коронавирус пандемиясе чорында бизнеска һәм гади халыкка ярдәм итү турындагы законга кул куйган. Шулай итеп, эшләмәүче яшь аналар өчен яшь ярымга кадәрге баласына бирелә торган пособие күләме ике тапкыр арткан (6752 сумга җиткән). Аннан килеп, үзмәшгульләрне бер МРОТ күләмендә «салым капиталы» көтә. Бу акчаны алар бурычларын каплауга яки салым түләүгә тота алачак. Коронавирустан зыян күргән тармакларда эшләүче хосусый эшмәкәрләрнең (хезмәткәрләре булмаганнарның) агымдагы елга иминиятләштерү взнослары бер МРОТка киметелеп, 20318 сумга калдырылган. Моннан тыш коронавируслы сырхаулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр өчен НДФЛ алып калынмаячак. Шулай ук пандемиядән иң зур зыян күргән кече һәм урта бизнес, аренда акчасын түләмичә генә, күчемсез милеккә аренда килешүен өзә алачак.


Фикер өстәү