Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан Язучылар берлеге рәисе билгеле булды

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы узды. Утырышта язучыларның XIX Корылтаена кадәр Язучылар берлеге рәисенең һәм Идарәнең вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе каралды.

Устав буенча — Корылтай 2020 елның июнь аенда узарга тиеш иде. Пандемиягә бәйле вәзгыятьне истә тотып, Идарә Берлек рәисенең вәкаләтләрен бер елга озайту турында карар кабул итте.  Бу хакта Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр итте.

Шулай итеп Данил Салихов тагын бер елга берлек рәисе вазыйфасында калды.

Гөлинә Гыймадова


Exit mobile version