Site icon Ватаным Татарстан

«Син Кәгъбә тирәсендә бер ялгызың тәваф кылачаксың»

Мөселман дөньясын соңгы көннәрдә бер гаҗәп хәл таң калдырды. Егерме ел элек бер ир кеше хаҗ вакытында күргән төшен юраткан.

Җирле шәехләрнең берсе, төшне сөйләгәч: «Син  Кәгъбә тирәсендә бер ялгызың тәваф кылачаксың», — дигән. 2000 елда мондый юрауның рас киләчәгенә ышану бик кыен булган, билгеле, чөнки Әл-Хәрамда һәрвакытта да меңләгән кеше була, Кәгъба тирәсендә тәваф өзлексез дәвам итә.  Кемнеңдер аны ялгызы әйләнүен күз алдына китерү дә быелга кадәр мөмкин түгел иде. Әмма гадәттән тыш хәл килеп туды да коронавирус Әл-Хәрамны да карантинга япты: тәваф тукталды. Бу үзе үк кешелек тарихында бик сирәк очракларда гына була торган гадәттән тыш хәл. Егерме ел элек төш юраткан хаҗиның төше шуның белән рас килде: аның Кәгъба тирәсендәге ялгыз әйләнешен фотога төшереп бөтен дөньяга тараттылар.

Төш ничек юралса, шулай тормышка аша да. Бу шиксез әйбер. Үземнең дә берничә тапкыр тормышка ашкан рас төшләр күргәнем булды. Әмма газета хәбәрчесен моннан унбиш еллар тирәсе Согуд Гәрабстанында галимнәр тарафыннан юралган тагын бер төш сагайта. Төшен сөйләүчегә галимнәр ул чакта: «Син Дәҗҗалны күрәчәксең»,— дип әйтәләр. Кыямәт алдыннан чыгачак һәм үзен Аллаһы Тәгалә дип ышандырып, күпчелек халыкны үз артыннан ияртәчәк бөек ялганчыны Дәҗҗал дип йөртәләр. Аның мәйданга чыгачагы турында барлык пәйгамбәрләр дә үз өммәтләренә сөйләп калдырганнар. Ислам дөньясы бүгенге дөньядагы вазгыятьне Дәҗҗәл системасы дип бәяли һәм якындагы елларда бик зур гипноз сәлатенә ия булган ялганчының планетакүләм маршы башланачагын көтә. Югарыда юралган төш исә бу вакыйганың хәзерге буын гомерендә булачагын сөйли. Чын дөресен бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә, әлбәттә. Әмма тагын бер нәрсә хак: Дәҗҗәл чыгар алдыннан дөньяда тиңе булмаган кризис башланачак, фетнә кубачак, хаос таралачак.

Рәшит Фәтхрахманов


Exit mobile version