Казанда Бауман урамында Россия картасы сурәтләнгән интерактив фотозона урнаштырдылар. Бүген анда теләгән һәр кеше Россия көне белән котлауларын калдыра, туган илгә мәхәббәте турында яза алды.
Котлауларга Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та кушылды. Ул картада Федор Тютчевның данлыклы шигыреннән өзек язып калдырды:
“У ней особенная стать –
В Россию можно только верить!”
Айрат Фәрахов фикеренчә, мондый акцияләр туган илгә карата патриотлык хисләрен арттыруга, яшьләрне ватанпарвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм итә.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы