Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Россия көне белән котлауларга кушылды

Казанда Бауман урамында Россия картасы сурәтләнгән интерактив фотозона урнаштырдылар. Бүген анда теләгән һәр кеше Россия көне белән котлауларын калдыра, туган илгә мәхәббәте турында яза алды.

«Страна, не болей», «Будь сильной, Россия!», «Россия, мы тебя любим» «Россия – мы победим!», «Родина, мы с тобой», «Победили фашистов, победим и кризис, и вирус», «Любовь и труд все беды перетрут» – татарстанлыларның теләкләре бүгенге вазгыятьне дә чагылдыра.


Котлауларга Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та кушылды. Ул картада Федор Тютчевның данлыклы шигыреннән өзек язып калдырды:
“У ней особенная стать –
В Россию можно только верить!”
Айрат Фәрахов фикеренчә, мондый акцияләр туган илгә карата патриотлык хисләрен арттыруга, яшьләрне ватанпарвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм итә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү