Әсгат Сәфәров Казанда Федор Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Казанда бөек җырчы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу хөрмәтенә артист һәйкәленә (Бауман урамында) чәчәкләр салу тантанасы булды.

Һәйкәл янына мәдәният вәкилләре, түрәләр, артистлар җыелды.

“Бүген без бөек опера җырчысы, сәнгать эшлеклесе Федор Шаляпин иҗатына баш ию, аның мирасына мәхәббәтебезне белдерү өчен җыелдык. Киң күңелле, юлында очраган барча кешегә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булган ул. Шаляпинга нәкъ менә шундый сыйфаты, актерлык, җырчы таланты белән бергә, опера сәнгатендә үрнәккә әйләнеп, бик тирән образлар тудыру мөмкинлеге биргән”, – дип сөйләп үтте Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Ул шулай ук артист һәйкәленең Богоявление чиркәве янында урнашканлыгын, кечкенә Федорны 150 ел элек шунда чукындырганнарын искә төшерде. “Без бүгенгәчә бөек җырчының мирасын күңелләребездә саклыйбыз һәм ихтирам итәбез. Ул – үлемсез”, – дип билгеләп үтте Әсгат Сәфәров.

“Даһиның якты истәлеге тагын бик күп буыннарны илһамландырып торсын. Без аның бөеклеге турында күп сөйлибез. Ә иң мөһиме – ул үзенең таланты, хезмәт сөючәнлеге белән шуңа ирешкән”, – дип йомгак ясады Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе.

2017 елда Шаляпин премиясе лауреаты исемен алган Дмитрий Босов, үз чиратында, Шаляпинның барлык опера җырчылары өчен эталон булып торуын искәртте. Казанда яшәүчеләр һәрвакыт Федор Шаляпинның үзләренең якташы булуы белән горурлана. Нәкъ менә туып үскән җирендә бөек опера җырчысын аеруча яраталар һәм истәлеген кадерләп саклыйлар”, – диде ул.

Соңыннан Дмитрий Босов бөек җырчының репертуарына кергән “Вдоль по Петерской” җырын башкарды.
Чара Федор Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салу белән төгәлләнде. Шуннан соң һәйкәл янындагы халык Шаляпин маршруты буйлап җәяүле экскурсиягә чакырылды.


Фикер өстәү