Иң арзанлы тур бәяләре билгеле: узган ел белән чагыштырганда 12 процентка бәяләр төшкән

Россиядә 7-10 июль чорында җиде көнлек турлар бәясе узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 12 процентка арзанайган, дип хәбәр итә РИА Новости, Россия Туроператорлар ассоциациясе мәгълүматларына таянып. Белгечләр әйтүенчә, Краснодар крае, Кырым, Калининград, Алтай, Байкал яклары иң популяр юнәлешләргә әйләнгән.

“Туристларның Байкал белән кызыксынулары арта, һәр көн саен бу юнәлешкә заявкалар алына”, –  ди туроператорлар. Компанияләрдә шулай ук пляжда ял итү мөмкинлекләре биргән юнәлешләрнең популярлыгы тагын да үсү, шулай ук Калининградта ял итәргә теләүчеләрнең бик нык ишәюе турында сөйлиләр.

7-10 июль чорына Россиядә иң арзанлы юлламаны (2 кешегә – 7 төн, бер йолдызлы кунакханә) Кара диңгез курортларына 19,5 мең сумга (самолетта Мәскәүдән очарга) алырга мөмкин. Байкалга шундый ук турлар хәзер 46,8 мең сумнан башлана. Калининградта ял итү – 18,5 мең сумга, Алтайда ял итү – 35,2 мең сумга төшә.

 


Фикер өстәү