Ике башлы бала туган:  әти-әнисе аннан баш тартырга җыена

Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе перинаталь үзәкләреннән берсендә  ике башлы сиам игезәкләре туган. Тоташып үскән кызчыкларны ана карыныннан ярып алганнар.

Яңа туган сабыйларның авырлыгы 4600 грамм, буй озынлыгы — 48 сантиметр. Кызчыкларның икесенә бер гәүдә, берәр пар кул-аяк, бер йөрәк, ике үпкә, бер ашказаны һәм бер аналык. Алар сиам игезәкләренең дицефаль парапагам дигән бик тә сирәк очрый торган төренә керә. Нарасыйларның хәле шәптән түгел: сулыш органнары һәм йөрәге начар эшли. Алар җылытылган кислородка тоташтырылган.

Медиклар әйтүенчә, яралгыдагы кимчелекләр йөклелекнең 21нче атнасында ачыкланган. Әмма ана кешенең үзе һәм якыннарының таләбе белән йөклелек саклап калынган. Кайбер мәгълүматларга караганда, игезәкләрнең бабасы (беренчедән, бик дини кеше булса, икенчедән, яралгыдагы кимчелекләрнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген аңламаган) йөклелекне өзүгә бик нык каршы торган. Гаиләдә, сиам игезәкләреннән тыш, тагын өч бала тәрбияләнә.

Әти-әнисе игезәкләрдән баш тартырга җыена икән.


Фикер өстәү