Үзләре теләп коронавирустан прививка ясатучыларның аны ничек кичерүләре билгеле булды

Сеченовском университетында үз теләге белән коронавирустан вакцина ясаткан кешеләрнең хәле яхшы.  Бу хакта беренче МДМУның дару чараларын клиник өйрәнү үзәге җитәкчесе Елена Смолярчук белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Аның сүзләренә караганда, вакцинациядән соң ук кешеләрнең препаратка реакциясе барлыкка килгән, тик ул бер тәүлектән дә артмаган. Бу теләсә кайсы прививка өчен хас күренеш:  иньекция кадаган урынның кызарып торуы, температураны күтәрелүе, кайчагында баш авырту.

«Хәзерге вакытта вакцина казатучыларның хәле яхшы, нинди дә булса шикаятьләр юк, барлык тормыш өчен мөһим функцияләре нормада»,-диде Смолярчук.

Сеченовск университетында вакцинаның клиник сынаулары июнь уртасында башланды. Ирекле кешеләрнең беренче төркеме өч атна элек, икенчесе ике атна элек препарат алган. Июль урталарында аларны хастаханәдән чыгарырга ниятлиләр.


Фикер өстәү