Татарстанда коронавируска каршы бер препарат нәтиҗәле дип табылган

Татарстанда «Авифавир» дигән яңа препарат короновирусны дәвалауда яхшы нәтиҗә күрсәткән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов әйтүе буенча, табиблар моңа Республика клиник хастаханәсендәге авыруларны дәвалаганда инанган.

«Дәвалау башыннан авыруның өченче көнгә температурасы төшә, хәле яхшыра, вирус организмнан тизрәк чыга. Коронавирус өзлегүләре сирәгрәк күзәтелә. Препаратны кулланганда, организмга тискәре йогынтысы юк диярлек, димәк, ул нәтиҗәле дә, куркынычсыз да», – ди табиб.

«Авифавир»ның 300 төргәктән торган беренче партиясе Казандагы һәм Чаллыдагы ковид госпитальләренә кайтарылган. Ул 100 – 150 авыруны дәвалауга исәпләнгән булган. Әлеге вакытта даруны 20 татарстанлы кулланган. Хәзер ул  башка стационарларга таратылачак.


Фикер өстәү