Битлек-пирчәткәне кайчан салабыз?

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь АВДОНИНА белдергәнчә, битлек-пирчәткәле яшәү рәвеше әле озак сакланачак. Бу хакта ул Татарстандагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат очрашуында журналистларга әйтте.

— Битлек-пирчәткә киеп йөрү әле озак вакытка кадәр сузылачак. Кешеләрнең арыганы сизелә, билгеле. Җәмәгать транспортында да битлекне ияк турысына гына төшереп куючылар бар. Әмма боларны кимичә булмый. Кибет, җәмәгать урыннарында аны киясе, — диде ул.


Фикер өстәү