Россиядә коронавирусның икенче дулкыны булу ихтималы аз

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны яңадан арту ихтималы аз, дип хәбәр итте икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперт Агаси Тавадян РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.

Эксперт мәгълүматларына караганда, Россиядә пандемия сәбәпле кертелгән чикләү чараларын 80 проценттан кимрәк гражданнар гына үтәгән. Инфекциянең таралуын булдырмау өчен ул җитәрлек. Шулай итеп, дисциплина булмау сәбәпле, Россиядә әле күпмедер вакыт авыручылар саны күп булу күзәтелер, әмма авыруның икенче дулкыны булмас, диелгән хәбәрдә.

Яңа очраклар арту динамикасы коллектив иммунитет барлыкка килгәнче сакланачак. Авырулар саны коронавирустан вакцина барлыкка килгәч кимиячәк. Тавадян мәгълүматларына караганда, вакцинация 2021 елдан да иртәрәк башланмаячак.

 


Фикер өстәү