Азнакайда 88 яшьлек әби самолетта очу хыялын тормышка ашырган

Бу көннәрдә Азнакайда 88 яшьлек Флюра әбинең самолетта очуы күпләрне сокландырды, дип хәбәр итә «Маяк» газетасы.

Азнакайда самолетта очу өчен әллә кайларга барып та йөрисе түгел. Очышлар өчен һава торышы да рас килеп торды. Таң аттымы, зәңгәр күк йөзен лачын кебек иңләп самолет оча.

«Чит яклардан килүчеләр дә бихисап. Күпләрне Чатыр Тау өстеннән очу кызыксындыра», — ди очучы Илдар Фазуллин. Аның самолет штурвалы артына утыруына да инде 17 елдан артык вакыт үтеп киткән.

«Шәһәр өстеннән очкан самолетны күреп, бер очып карыйсы иде дип кызыгып карап калган идем. Туган көнемә кызым, уйламаганда, шундый зур бүләк ясады. Очыш вакытында алган тәэсирләрне әйтеп-сөйләп кенә дә бетерерлек түгел. Без үзебез Чиләбе өлкәсендә яшибез. Азнакай бик матур шәһәр, урамнарына-паркларына сокланып туймаслык, бар җир төзекләндерелгән, каралган, уңайлыклар тудырылган», — ди Флюра апа.


Фикер өстәү