Site icon Ватаным Татарстан

Давыл вакытында бер авыл зыян күргән: «Кемнеңдер тавык оясы Каманың икенче ягына ук очып китте»

Киров өлкәсенең Югары Кама районында давыл булган. Лойно авылында булган гарасат фотоларын «Типичный Киров» төркемендә урнаштырганнар.

Көчле җил торак йортларны, каралты-кураларны, коймаларны, машиналарны җимергән. Карт агачлар юлларга ауган, электр тапшыру линиясе чыбыклары өзелгән. Йорт хайваннары һәм кош-корт үлгән, бакчадагы үсемлекләр авып беткән. Бәхеткә, кешеләр арасында имгәнүчеләр юк.

«Город Киров» сайты хәбәр иткәнчә, бәла-каза вакытында бик күп хайван имгәнгән, көтүдән кайтмыйча югалган терлекләр дә шактый.

«Кемнеңдер тавык оясы Каманың икенче ягына ук очып киткән, тавыкларның күбесе үлгән, шактые югалган», — дип яза шаһитлар.


Exit mobile version