Мамадыш районында мәктәп ябыла

Мамадыш районының Югары Яке гомуми белем бирү мәктәбе 2020 елның 1 сентябрендә укучыларны кабул итмәячәк. Учреждениене бетерү турында карар чыккан. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Документтан аңлашылганча, уку йортын ябу турындагы карар Кече Кирмән авыл җирлеге гражданнары җыелышында кабул ителгән. Югары Яке төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар калмады.

Мәктәпне бетерү өчен чаралар планын раслаган махсус комиссия төзегәннәр. Хезмәткәрләрне хезмәт һәм социаль гарантияләр үтәп эштән чыгарганнар.

Мамадыш районы авылларында 37 мәктәп калган. Шуларның 34е — төп һәм урта, өчесе — башлангыч мәктәп-балалар бакчасы.


Фикер өстәү