Site icon Ватаным Татарстан

«Алтын каләм» фестиваленең Гран-при ияләре билгеле

25 нче мәртәбә үткәрелгән «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестиваленең Гран-при ияләре ачыкланды.

«Татар матбугаты» юнәлешендә бу бүләккә Рүзәл Шәрипов лаек булды.

«Рус матбугаты» юнәлешенең җиңүчесе исә — Илья Ковязин.

Шулай итеп фестивальнең бу юнәлешеләрендә ир-егетләр җиңеп чыкты.

Фестивальгә барлыгы 200 гариза кабул ителгән, шулар арасыннан жюри 120 яшь «каләмче»не сайлап алган. Гадәт буенча, фестивальнең Гран-при ияләре КФУның журналистика факультетында түләүсез уку мөмкинлеге алачак.


Exit mobile version