25 нче мәртәбә үткәрелгән «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестиваленең Гран-при ияләре ачыкланды.
«Татар матбугаты» юнәлешендә бу бүләккә Рүзәл Шәрипов лаек булды.
«Рус матбугаты» юнәлешенең җиңүчесе исә — Илья Ковязин.
Шулай итеп фестивальнең бу юнәлешеләрендә ир-егетләр җиңеп чыкты.
Фестивальгә барлыгы 200 гариза кабул ителгән, шулар арасыннан жюри 120 яшь «каләмче»не сайлап алган. Гадәт буенча, фестивальнең Гран-при ияләре КФУның журналистика факультетында түләүсез уку мөмкинлеге алачак.
Афәрин, егетләр!
«Алтын каләм» фестивалендә Гран-при ияләренең егетләр булуы бик куанычлы!
Чыннан да булдыра торган, сәләтле балалар!
Куйган максатларына ирешсеннәр, өметләре генә аклансын!
Оештыручыларга зур рәхмәт! Иңат уңышлары! «Алтын каләм» фестивале дәвамлы булсын.