Иртәгә Татарстанда начар һава торышы көтелә

Иртәгә, 16 августта, Татарстанда һава торышы начарлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнлә һәм иртән республика буенча көчле яңгырлар явачак, кайбер урыннарда республика буенча томан төшәчәк. Төнлә һәм көндез яшен булуы ихтимал. Урыны белән көчле җил булачак.

 


Фикер өстәү