Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән вакцинаның Россия халкы өчен кирәкле күләмдә 9 — 12 айда җитештерергә мөмкин булачак. Бу хакта үзәк башлыгы Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Безнең кайчан азмы-күпме ил ихтыяҗларын канәгатьләндерергә өлгерүебезне аңлау мөһим. Мин 9 — 12 ай дәвамында дип өметләнәм», — диде ул.
Беренче вакцинаны илнең 10 — 15 төбәге алачак, әмма нинди вакцинаны икәнен Гинцбург аныкламады.