Коронавирустан вакцинаны гражданнарга ясый башлау вакытын әйттеләр

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге ясаган Covid-19 вирусына каршы вакцинаны гражданнарга ясау бер айдан соң башланырга мөмкин. Әмма барлык гражданнар шунда ук вакцина ала алмый. Бу хакта үзәк директоры Александр Гинцбургка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Минемчә, бу теркәүдән соңгы тикшеренүләр башланганнан соң, иң күп дигәндә бер айга алга күчерелер», — диде Гинцбург.

Аның сүзләренә караганда, гражданнарга вакцинация үткәрүне теркәүдән соңгы тикшеренүләре белән параллель рәвештә башлап җибәрәчәкләр, әмма вакыты алга күчерелер, чөнки вакцина җитми.

Элегрәк Гинцбург хәбәр иткәнчә, вакцинаны тикшерүнең өченче этабы 7-10 көннән башлана ала, анда берничә дистә мең кеше катнашачак. Сынауларның бу этабы амбулаториядә узачак: ирекле ярдәмчеләр тикшеренүгә өйдән килә һәм китә алачак.

Галим искәрткәнчә, якын арада вакцинаны эшкәртү буенча тагын 3-4 мәйданчык эшли башлаячак.


Фикер өстәү