Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 29 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстанда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
«Аларның икесе читтән кертелгән, 27 очрак — элемтә юлы белән йоктырылган. 10 кеше хастаханәгә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.
30 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында чир йоктыручылар аеруча күп, балигъ булмаган яшьтәге бер авыру бар.
Казанда — 20, Чаллыда — 2, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Түбән Кама һәм Чистай районнарында авыруның берәр очрагы ачыкланган.
16 августка Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 6075 очрагы теркәлгән.
Бу чорда 4925 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 63 кеше терелгән.