Бәбине берне түгел, берьюлы икене табалар: өч бертуган Гарифуллиннар игезәкләр үстерү серләре белән уртаклашты

Балтач районындагы Гарифуллиннар нәселендә бәбине берне түгел, берьюлы икене табалар. Тумышлары белән Борбаш авылыннан булган өч бертуган гаиләсендә дә бүген икешәр игезәк тәрбияләнә. Моның берәр хикмәте бармы?

Икеләтә бәхет
– Безнең әби ягында игезәкләр табучылар булган. Ләкин без аларны хәтерләмибез. Үземә дә игезләр тәрбияләргә насыйп булды. Хикмәте юк, моны Аллаһ Тәгалә бүләге дип саныйм. Икеләтә бәхет бу. Илназ белән Гөлназга – 22 яшь. Бер бишектә яттылар, бер-берсен бераз күрми торсалар да, сагыныша башлыйлар. Алар үз гаиләләрен корды, сабыйлары бар инде. Тик әлегә берсенең дә игезәкләр тумады, – ди Пүскән авылында яшәүче Гөлфәния Вәлиева.
Гөлфәниянең тормышы җиңел булмый. Ире яшьли үлеп, 9 яшьлек ике баласы белән Фәнилгә кияүгә чыга. Игезәкләр мәрхүм әтиләренең фамилияләрен йөртсә дә, үги әтиләренә әти дип дәшәләр. Гөлфәния Фәнилгә бик рәхмәтле. «Балаларымны бик якын итте. Уртак улыбыз Фаяз быел 5 нче сыйныфка бара», – ди.
Гөлназ пешекче һөнәрен үзләштерсә, Илназ Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Кызыксынулары төрле булса да, берсе берәр чир белән авырса, икенчесе дә читтә калмаган. Сукыр эчәгенә операция белән дә шулай булган.

Апаңны тыңла дип әйтеп булмый
Гүзәлия белән Фәрит Балтачта яшиләр. Моннан 16 ел элек алар да беренче тапкыр игезәкләр сөеп карау бәхетен кичергән. Гарифуллиннар гаиләсендә ике кыз – Алия белән Лилия дөньяга килгән. Өченче кызлары Язиләгә – 8 яшь.
– Игезәкләр табармын дип һич уйламаган идем. Әни кеше буларак, башта ничек тәрбияләрмен, икесенә дә вакытны, игътибарны тигез итеп бүлә алырмынмы, дип борчылдым. Шөкер, әти-әниләр дә карарга булышты, – ди социаль яклау бүлегендә эшләүче Гүзәлия.
Игезәк кызларның да холыклары аерыла. Алиясе гел әтисе янында кайнаша: печән чаба, кәҗәләргә миллек бәйли. Аның көче дә күбрәк, холкы да ныграк. Кечкенә чакта бик шук булган. Лилия исә нәзакәтлерәк, ул күбрәк әнисе тирәсендә, кухняда бөтерелә. Ә менә укуда тырышлыклары бертөрле, икесе дә яхшы укыйлар. Бергәләшеп баскетбол уйнаганнар, «Сәләт» лагеренда ял иткәннәр. Алия быел лагерьга үзе генә барган.
– Бер-берсеннән аерыла алмасалар да, бәхәсләшкән чаклары да була. Аларга бит, апаңны тыңла яки сеңлеңә юл куй, дип әйтеп булмый. Бу очракта икесе дә үзен хаклы саный. Кечкенә чакта бертөрле киендерсәк тә, хәзер – үз зәвыклары, бер-берсен кабатларга яратмыйлар, – ди Гүзәлия.

Игезәкләрне үстерү күңелле
Кили авылы егете Рашитка кияүгә чыккан Фидәлия Шәйхетдинова да игезәкләр тәрбияли. Әдиләгә – 16, Алисә белән Алмазга – 14, Зилиягә – 3 яшь.
– Өчебезнеке дә игезәкләр булыр дип кем уйлаган аны? Су буена палас юарга төшкәч бер абзый, син дә, игезәк табасың, дип әйткән иде. Ләкин бу сүзләргә игътибар итмәдем. Апам белән абыем гаиләсендә булгач, шуңа әйткәндер. УЗИ берьюлы ике сабый күрсәткәч, бик сөендем инде. Игезәк балаларым бар дип әйтү – үзе бер рәхәт. Барысы да сәламәт булсыннар, – ди Фидәлия. – Яшьлек белән аларны карауның авырлыгы сизелмәгән. Каенана белән каената да бар бит, алар да булышты. Ике куенда – ике бала. Берсе имезлек сораса, икенчесе дә сорый. Елый башласа, икенчесе дә кушыла. Игезәкләрне үстерү – менә шулай күңелле ул. Уенчыкмы, нәрсә алсак та, бертөрлене сатып ала идек. Әтиләре тигез итеп алып кайтты. Алмаз 12 яшьтән трактор йөртергә өйрәнде, кечкенәдән кулында – гел чүкеч. Кайчак коймак-беленнәргә кадәр пешереп куя. Икесе дә яхшы укыйлар. Алисә рәсем ясарга ярата, Алмаз математикага бик хирыс. Холыклары ике төрле. Берсе салмаграк, икенчесе кызурак. Бер-берсенә нык бәйләнгән, бераз гына югалып торсалар да, кая китте, дип сораша башлыйлар. Бер карында ятканга шулайдыр инде.
Гарифуллиннар ел саен Борбашта – төп йортта әти-әниләренең туган көннәренә җыела. Бу вакытта игезәкләр әби-бабайның бәйрәмен икеләтә ямьләндереп җибәрә. «Бер-берләре арасында туганлык җепләре бик көчле», – ди туганнар. Бәйрәм димәктән, күптән түгел Балтач районында игезәк парларга багышланган «Икеләтә бәхет» дигән чара уздырылган. Игезәкләр анда төрле уеннарда катнашып, күңел ачкан, үз осталыкларын күрсәткән.

Балтач районында 29 гаиләдә игезәкләр яши. Өч гаиләдә – өчешәр игезәк. Узган ел Куныр авылында Шакирҗановлар гаиләсендә өч сабый: Мөхәммәд, Ибраһим, Сөләйман туган иде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү