Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда кредит алучылар кимегән

Республикада кредитлар бирү өчтән бер өлешкә кимегән. Бу хакта Кредит тарихлары илкүләм бюросы хәбәр итә. Россия банклары июль аенда 1,19 миллион кредит рәсмиләштергән. Бу – узган елдагыга караганда 30,7 процентка ким.

Белгечләр әйтүенчә, кредит алучыларның кимүе банкларның  бурычы – аз, кредит рейтингы –  югары булган кешеләргә генә ачык йөз күрсәтүенә бәйле. Гомумән алганда, банктан әҗәт алырга теләүчеләр арткан. Чөнки кредит ставкалары кимегән.

Кредитын рефинансларга теләгән кешегә КИҢӘШЛӘР


Exit mobile version