Кредитын рефинансларга теләгән кешегә КИҢӘШЛӘР

  1. Кайбер банклар үз клиентларының кредитын да рефинанслый. Әгәр сез ипотека кредиты алган банк алай эшләүдән баш тартса, түбән процентлы отышлырак шартлар тәкъдим итүче башка банкны белешегез.
  2. Алга таба ипотека алган банктан рефинанслау өчен белешмәләр сорап, гариза язарга кирәк. Бу белешмәләрнең берсендә – ипотека кредитын ябар өчен түлисе калган сумма язылырга, икенчесендә рефинанслауга рөхсәт бирелергә тиеш.
  3. Белешмә әзер булгач, барлык кирәкле документларны яңадан җыеп, рефинанслый торган банкка барасы, аның белән килешү төзисе булачак. Кирәкле документлар исемлеген рефинанслаучы банк үзе тәкъдим итәчәк.
  4. Бер банктан икенчесенә акча күчкәч, элеккеге банкка кайтып, кредитның вакытыннан алдан түләнүен белгертеп гариза язып, закладная алырга кирәк. Әлеге документта кредитның яңа банкка күчүе телгә алынырга тиеш. Банкта күчемсез милеккә карата чикләүләрне бетерә торган килешүгә (договор о снятии обременения) дә кул куясы булачак.
  5. Алга таба фатирыгызга янә чикләүләр салырга туры киләчәк. Әмма монысы инде сез күчкән яңа банк тарафыннан эшләнәчәк. Ипотекага алынган фатирга чикләүләр күпфункцияле үзәк аша салына. Шул рәвешле яңа килешү белән ипотека кредиты бирә торган банкның алмашыну факты Росреестрда теркәлә.

 

Рефинанслау аермасы саннарда

Шартлар Рефинанслаганчы Рефинанслагач
Кредит суммасы 1 000 000 1 000 000
Процент ставкасы 11% 8,5%
Түләү срогы 20 ел 14 ел
Айлык түләү 10321 10200
Нәтиҗә: кредит түләү срогы 6 елга кими, 734400 сум акча янга кала (6ел х 12 ай х 10200 сум)

Фикер өстәү