Рефинанслау: нидән гыйбарәт, ничек алданмаска?

Финанс белгечләре ай саен кредит түләп яшәгән гаиләләрне бүген аеруча аң булырга чакыра. Хәзер булган кредитыңны рефинанслау, гади генә итеп әйткәндә, аның процент ставкасын төшереп, айлык түләүне аз булса да киметү өчен менә дигән вакыт, ди алар. Без риелтор Дамир Сафиуллин белән рефинанслауга бәйле төп сорауларга ачыклык кертәбез.

Дамир Сафиуллин

«Үзәк банк ставкасы хәзер иң түбән дәрәҗәгә төште. Мондый түбән процент кайчанга кадәр сакланыр – билгесез. Шуңа күрә мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк. Хәзер кредит ставкаларын уртача 7,8 процентка кадәр төшерергә мөмкин».

Рефинанслау нидән гыйбарәт?

Рефинанслау ул – булган кредитны каплау өчен түбән ставкалы яңа кредит алу дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, кредитны яңа шартлар белән башка кредитка алмаштырудан гыйбарәт. Аның ярдәмендә кеше айлык түләүне, йә булмаса, кредитны түләү вакытын киметә ала (таблицада – Д.Г.). Шул рәвешле шактый акча янда кала. Аен-айга кредит түләп яшәгән гаилә бюджетына да азмы-күпме файда була. Дөрес, кредит рефинанслауның башка яклары да бар. Иң беренче тапкыр кредит алган чактагы кебек үк барлык документларны яңадан җыясы, тормышны яңадан иминиятләштерәсе, шактый гына өстәмә акча чыгарасы да булачак. Кредитын рефинансларга уйлаган кеше шушы мәшәкатьләргә дә әзер торырга тиеш.

Ипотека кредитын гына рефинанслап буламы?

Ипотека кредитыннан тыш куллану кредитын да рефинанслап була. Берничә кредиты булган кеше дә аларны каплау өчен түбәнрәк процентлы яңа кредит алырга мөмкин.

Зефинанслау кайчан отышлы?

Рефинанслаганда кеше, ким дигәндә, 100 мең сум акчаны янга калдырырга тиеш. Шулай булмаса, бер кредитны икенчесенә алмаштырудан мәгънә юк. Кредит түләү вакыты 5 елдан да азрак калып барган кешегә дә кредитны рефинанслаудан файда юк.

Ипотека кредитын рефинанслагач, торак сатып алганда тотылган акчаның 13 процентын кире кайтару мөмкинлеге сакланамы?

Билгеле булганча, торак сатып алганда тотылган акчаның 13 процентын кире кайтарып була. Ипотека кредитын рефинанслаганда бу акчаны элеккечә үк кире кайтарырга мөмкин. Ә менә берничә кредитны берләштереп, яңа кредит алганда алай эшләп булмаячак.

Ничек алданмаска?

Банклар тарафыннан алданырмын дип куркырга кирәкми. Алар барысы да бер үк дәрәҗәдә диярлек ышанычлы. Алар арасыннан сайлаганда түбәнрәк процент ставкасы тәкъдим иткән, ниндидер өстәмә хезмәтләр такмаганына өстенлек бирергә кирәк. Аерма бары шунда гына. Рефинанслауны милек агентлыклары, кредит брокерлары аша да ясарга мөмкин. Әмма хезмәт өчен алдан акча сораган оешмалардан ерак торырга киңәш итәр идем. Алар эшне ахыргача алып барып җиткерәчәк дип беркем гарантия бирә алмый. Мондый эш бары тик килешү төзеп кенә эшләнергә тиеш.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү